Булачак әниләр очен нинди түләү каралган?

2021 елның 20 августы, җомга

Булачак әниләргә әлеге төр ярдәм  йөклелекләре 6 атнадан арткан булган очракта, алар медицина учреждениясендә 12 атнага кадәр исәпкә басканда  күрсәтелә.

Хатын–кыз түләүне сорап исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә мөрәҗәгать итсә, түләү исәпкә баскан айдан билгеләнә.Ә гариза белән 30 көннән соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза теркәлгәннең икенче аеннан билгеләнә.

Пособие бала туганга кадәр ай саен бирелә. Ә хатын-кыз үзенең йөклелек статусын даими раслап торырга тиеш (10 атнадан-14, 18 атнадан-22, 30 атнадан-32 атнага кадәр).Статусның үзгәрүе түләүгә тәэсир итә. Пенсия фондына социаль иминиятләштерү фондыннан кергән мәгълүматка карап, ул туктатылып торырга, яисә яңадан түләнә башларга мөмкин.

Гаризаларны нинди юллар белән тапшырырга була?

Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнә, ягъни гариза дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә бирелә.

Гаризаларны Пенсия фондының территориаль органына килеп, кирәкле документларны тапшырып та биреп була.Бу очракта теркәлү факты исәпкә алынмый.

Электрон формага өстенлек биргәндә, Пенсия фонды хезмәткәрләре мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән үзләре соратып ала.

Гариза тутыру өчен гариза язучының паспорты, йөкле хатын-кызлар өчен мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы, язылышу яисә никахны тарату турында таныклык кирәк.

Балалар турында мәгълүмат баланың туу турындагы таныклыгы һәм тормыш иптәше турындагы мәгълүмат буенча тутырыла.

Язганда мәгълүматларның шул исәптән акча күчереләчәк банк счетыныңдөреслегенә игътибарлы булырга кирәк. Счет гариза язучының үзенеке һәм гамәлдә булырга тиеш. Гаризада кечкенә генә хата булса да, түләү билгеләү турында карар чыгару срогын озынайта.

 

Гариза канәгатьләндермәскә мөмкинме?

 

гаризадагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән яисә хата белән язылган булса, түләү билгеләнмәү турында карар чыгарыла.Гариза белән мөрәҗәгать итүче Пенсия фондына кирәкле документ тапшырмаска мөмкин. Мәсәлән, йөкле хатынның ире чит илдә эшли. Ә аның кереме турында белешмә мөрәҗәгать иткәннән соң 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Түләү билгеләгәндә гаилә әгъзаларының кеременнән тыш комплекслы милек бәямәсе дә исәпкә алына. “Аз керемле гаилә” статусы өчен Татарстанда торак мәйданы нормативы һәм милкендә торак яки торак булмаган обүектлар булу-булмавы исәпкә алына.Бу очракта “нуль керем” төшенчәсе мөрәҗәгать итүчегә дә, аның гаилә агъзаларына да кулланыла.

Шулай итеп, түләү”аз керемле гаилә” статуслы гаиләләр өчен генә каралган. Гаиләнең мохтаҗлылык дәрәҗәсеведомствоара хезмәттәшлек барышында ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International