Пенсия тупланмалары акчаларын бер тапкыр түләнә торган түләү Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тарафыннан башкарыла. Түләү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.
Пенсия тупланмалары акчаларын бер тапкыр бирелә торган түләүне алу хокукына 1967 елда яки соңрак туган һәм пенсия тупланмалары булган гражданнар: 1953-1966 елларда туган ир – атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын – кызлар, 2002 елдан 2004 елга кадәр эшләгән чорда, эш бирүче Пенсия фондына иминият взносларын күчергән очракта, ия.