Бүген Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында Заманча мәгариф – һәркем өчен мөмкинлекләр» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Чараның мәртәбәле кунаклары - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Чарада Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов мәгариф системасын үстерү республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте.
«Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ел фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Республикада 5 елга исәпләнгән фәнни-мәгариф комплексын үстерү буенча комплекслы программа эшләнә. Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкны ныгыту максатыннан бу ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Патриотизм, туган якка һәм телгә мәхәббәт формалаштыруда мәгариф системасына мөһим роль бирелә", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, агымдагы елның 1 сентябрендә Актанышта «Адымнар» полилингваль гимназия-интернаты ачылачак, ул Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча республикада булдырыла торган полилингваль комплекслар челтәре составына керәчәк.
Август киңәшмәсе барышында катнашучыларга педагогик коллективларның узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләрен карарга һәм киләсе уку елына бурычлар билгеләргә кирәк булачак.
