Атналык йомгаклау киңәшмәсе

2021 елның 21 августы, шимбә

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атналык йомгаклау киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә контроль хатларның үтәлеше турында фикер алыштылар.

Шулай ук район башлыгының кабул итү бүлмәсенә түбәндәге сораулар яңгырады: Химиклар урамы, 2 адресы буенча урнашкан ишегалдында "Безнең ишегалды" программасы кысаларында эскәмияләр урнаштыру, социаль түләүләр, Татарстан урамы, 5 адресы буенча отмостка урнаштыру һәм башкалар.

Шулай ук районда вакцинация ясау, балтырга каршы көрәш, Куразовода эшләр, яңа уку елына әзерлек буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International