«Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләренең балалары җәйне уздырдылар һәм яңа уку сезоны башлануын Ленин скверында бәйрәм иттеләр.
Бәйрәмне оештыручы «Юность» кинотеатры яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә кызыклы программа тәкъдим итте.
А.Ахунов ис. театр артистлары кызыклы тамаша белән барлык кунакларны берләштерде. Алисә могҗизалар иленнән Әлифба югалтты, ә тиздән 1 сентябрь. Уен, бию, җыр белән бу мавыктыргыч тарихта бөтен кеше дә катнашты.
Крио шоу бик күңелле узды. Сыек азот белән тәҗрибәләр балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты.
Бәйрәм кинозалда 3D форматында мультфильм күрсәтү белән дәвам итте. Балалар көтеп алган «Босс-молокос 2» анимациясе гаилә белән карау өчен билгеләнгән, бәйрәм рухын арттырды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм уңай эмоцияләр тупладылар.