Менделеевскида РФ Дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 23 августы, дүшәмбе
Безнең илдә 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Илебезнең барлык гражданнары өчен Россия флагы көне әһәмиятле бәйрәм булып тора. Ел саен Россиядә флаг көне зур чаралар белән билгеләп үтелә. Җитештерү календаре буенча бу дата бәйрәм дип саналмый, ләкин илнең һәр төбәгендә 22 августта бу бәйрәмне хәтерлиләр һәм искә алалар.

Традиция буенча күп кенә чаралар үткәрелә, алар гражданнарга флаг тарихы турында сөйләү, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү өчен үткәрелә. Шәһәрләрдә яшьләр флешмоблары, төрле пропаганда акцияләре, мото-, автоузышлар уза. Һәр россияле үз дәүләт символларының мөһим әһәмиятен тану мөмкинлегенә ия.

Менделеевскида Гассар исемендәге мәйданда шәһәр солистлары һәм иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты узды. Программада Марина Комарова, Лариса Кривилева, Лира Улько, Раушан Зиннуров, Вячеслав Бәйрамгулов, Марина Костина, Виктор Никифоров, «Аккорд» вокал төркеме солистлары, «Ля-Ля-Фа» балалар вокаль студиясе солистлары башкаруында җырлар яңгырады. Концертта шулай ук С.Гассар мәдәният сараеның хореография ансамбльләре "Шаян" һәм "Кристалл" катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International