Хакимияттә COVID-19дан вакцинация ясауның барышы турында эшлекле киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде. Очрашуда бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, ТҖҮ рәисләре катнашты.
- Бүгенге көндә 65 яше тулган менделеевлылар хәвеф-хәтәр зонасында тора, алар беренче чиратта үз сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга тиеш, — диде Л.Галеева.
Бүгенге көндә бу яшь категориясе арасында районда 1390 кеше прививка ясатылган. Районда барлыгы 7000нән артык кеше массакүләм вакцинациягә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, прививканы шәһәр сырхауханәсендә 113 нче кабинетта ясарга була. Тулырак мәгълүмат 2-19-82 телефоны буенча.
