Роспотребнадзор: «Вакцинация турында 7 сорау»

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң, антитәнчекләр кайчан барлыкка килә?
− Вакцинацияләү ике этаптан тора. Икенчесен беренчесеннән соң 21 көн узгач ясыйлар. Шушы арада төрле авырулардан аеруча саклану кирәк. Антитәнчекләр барлыкка килсен өчен ике-өч атна вакыт узарга тиеш. Гомумән, коронавируска каршы иммунитет 42 көн эчендә барлыкка килергә мөмкин. Иммунитеты нык булган кешедә антитәнчекләр тизрәк формалаша. Бик сирәк очракта бөтенләй барлыкка килмәскә дә мөмкин.

Вакцина аша кешегә коронавирус йогарга мөмкинме?
– Россиядә эшләнгән вакциналар составында яңа тере коронавирус юк. Анда бары бер ген гына бар, ул авыру китереп чыгара алмый. Вирусның шушы аксымы нәтивка ясатып коронавирус йоктыру мөмкин түгел.

Ковидның билгеләре нинди?
– Ковид гадәттә 14 көн дәвам итә. Беренче биш көнендә гади ОРВИ билгеләре күзәтелә. Температура күтәрелергә, кеше йөткерергә, тамагы авыртырга мөмкин. Кызганыч, әлегә вируска каршы 100 процент нәтиҗәле булган  препаратлар уйлап табылмаган. Аннары авыру үпкәне генә түгел, бөерне, нерв системасын, йөрәк кан тамырларын зарарлый башлавы бар. Кешедә тромблар барлыкка килү куркынычы да зур. Шуңа да авыруга җитди карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International