«Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр авыл җирендә иң яхшы тормыш юллары турында фикер алыштылар. Иске Гришкино мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары һәм активистлары, шәһәр мәктәпләре укытучылары, «Форпост» үзәге, «Сатори» спорт клубы вәкилләре җыелды. Җыелучыларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Рашат Фәизов сәламләде.
Сигез командага бүленеп, уенчыларга авылда үсеш стратегиясе турында фикер алышырга туры килде.
Әминә Мусина Кама буенча ресторан-теплоходны күрергә тели. Икенче команда вәкиле Валерия Беляева чүп җыю һәм сортировкалау өчен акыллы роботлар, ә Надежда Ахмедова «Рататуй» ютуб-каналы булдыру һәм ерак арада ашамлык исләрен тапшыручы җайланма турында сөйләде. Анастасия Семенова һәм аның командасы дару үләннәре тыюлыгын оештырырга тәкъдим иттеләр.
Чара барышында авылга күбрәк яшьләрне җәлеп итү һәм авыл яшьләре өчен нинди программалар каралу турында белделәр.






