Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.
Хакимияттә Бөтенроссия халык санын алу барышында эшләрне оештыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева үткәрде.
- Җанисәпкә әзерлекнең мөһим этабы-исәпкә алу персоналын сайлау. Бүгенге көндә 55 исәпкә алучы, 9 контролер һәм 1 инструктор җыелган инде, — дип хәбәр итте райондагы статистика бүлеге җитәкчесе Валентина Заплаткина.
Халык санын алу 31 көн 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр барачак. Бу чорда мәгълүматны язуның 3 ысулы оештырылачак: исәпкә алучылар йортлар һәм фатирлар буенча йөриячәк һәм халыктан үзләре соратып алачак, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре сайты аша теркәлү узарга яки бер участокка килергә мөмкин. Аларның районда тугызы эшләячәк. Бер исәпкә алучыга йөкләнешнең уртача нормасы-550 кеше.
Киләсе Бөтенроссия халык санын алу Россия тарихында беренче санлы булачак. Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлгән һәр кеше интернет аша электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Исәпкә алучылар планшетларда эшләячәк, бу хаталар санын киметергә һәм мәгълүматны эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
.jpg)
.jpg)