11 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы узачак.
Полиция хезмәткәрләренә халыкның ышаныч дәрәҗәсен күтәрү һәм хезмәтнең абруен күтәрү, полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан ел саен конкурс үткәрелә.
Анда Менделеевск районыннан полиция майоры Фәйзуллин Рамил Фаик улы һәм полиция майоры Мансуров Марсель Мәгъсүм улы катнаша. Менделеевлылар өчен 16.мвд.РФ сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак.