Булачак аналар өчен пособие
- Барлык булачак әниләр дә пособие алачакмы?
- Пособие йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан, гаиләдәге җан башына уртача керем регионда кабул ителгән өлкән кешенең яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызларга бирелә. Пособие билгеләгәндә мохтаҗлыкның комплекслы бәясе исәпкә алына. Шунысы мөһим, йөкле хатын йөклелек статусын 10 атнадан - 14, 18 атнадан - 22 атнага кадәр, 30 һәм 32 атна аралыкларында дәлилләргә тиеш була. Йөклелек статусының үзгәрүе пособие түләү фактына тәэсир итә. Түләү вакытлыча туктатылып торырга яисә Пенсия фондына Социаль иминиятләштерү фондыннан алынган мәгълүматка нигезләнеп яңадан түләнү башларга мөмкин.
- Түләү аерым срокларга билгеләнәме?
- Әйе. Айлык пособие хатын-кыз исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, исәпкә баскан көннән, 30 көннән соңрак мөрәҗәгать итсә, гариза теркәлгән айдан бала туганчыга кадәр түләнә.
- “Йөкле” статусыннан “ана” статусына күчеп бара торган хатын-кызларны бала ай башында туган очракта пособиенең кайчанга кадәр түләнүе кызыксындыра.
- Пособие бала туган айны тулысынча кертеп түләнә.
- Йөкле хатын йөклелек буенча исәпкә иртә срокта, тик 1 июльгә кадәр баскан булса?
- Бу очракта булачак әни 1 июльдән гариза яза һәм баласы туганчы пособие алачак.
- Пособиене моңа кадәр эшләүче хатын-кызлар гына ала иде. Эшләмәүчеләр дә алырга мөмкинме?
- Пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта булачак әни эшләмәгән очракта да нуль кереме кагыйдәсе буенча пособие алырга мөмкин. Гаиләнең керем күрсәткече исәпкә алынган чорда гаиләдәге өлкән кешеләрнең кереме яисә керем юклыкның объектив сәбәпләре булган очракта пособие билгеләнә.
Ялгызы гына бала үстерүче ата-аналарга биреләчәк пособиеләр турында:
Гаиләдәге уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган ялгыз ата-аналарга ай саен пособие түләнә.
Түләүләр кемнәргә билгеләнә:
- Ялгыз әнигә яисә әтигә (ягъни, ата-ананың берсе үлгән, хәбәрсез югалган, баланың туу турында таныклыгына әтисе язылмаган яисә әнисе сүзе белән генә язылган);
- Бала ятим калган, ялгыз әтисе яисә әнисе үлгән очракта аның законлы вәкиленә;
- Балага алимент түләү хакында суд карары чыгарылган булса баланың ялгыз әтисенә яисә әнисенә, попечителенә.
Түләү билгеләгәндә бу очракта да мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү кагыйдәсе кулланыла.
- Гаиләдә берничә бала булган очракта пособие ничек түләнә?
- Пособие әлеге яшь аралагына кергән балаларның һәркайсына түләнә.
- Яшь аралыгы төшенчәсенә ачыклык кертеп үтик әле...
- Пособие балага 8 яшь тулгач ул 17 яшькә җиткәнче түләнә.
- Пособие нинди срокка билгеләнә?
- Түләү бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
- Түләүләр индексацияләнәчәкме?
- Әйе, айлык түләү ел саен 1 гыйнвардан регионда балаларның яшәү минимумы үсүгә карап арттырыла.
- Әти-әнисенең икесен дә югалткан балаларга пособие билгеләнәме?
- Әйе, ятим калган балалар өчен пособие аларның опекуннарына бала тулысынча дәүләт тәэмин ителешендә булмаган очракта түләнә. Пособие алу өчен опекуннарга яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Әтинең яисә әнинең алимент түләү-түләмәве мөһимме?
- Алимент түләү-түләмәү факты пособие билгеләүгә киртә була алмый. Иң мөһиме - алимент түләтү турында суд карары булырга тиеш.
- Әти-әнинең берсе аналык хокукыннан мәхрүм ителсә, икенчесе пособие ала аламы?
- Әтинең яисә әнинең кулында алимент түләргә тиешле суд карары булса, аңа пособие түләнә.
- Гаиләдә 8-17 яшь аралагындагы 2 бала бар. Гариза аларның һәркайсына язылырга тиешме?
- Юк, гаиләдә әлеге яшь аралыгында берничә бала булган очракта аларның барысына бергә бер гариза гына языла.
- Түләү алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
- Сез Пенсия фондына дистанцион юл белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тә гариза язарга була.