Редакциядә өч беренче сыйныф укучысы Арслан Әхмәтҗановка, Милена Барсуковага һәм Рамил Шәриповка портфельләр тапшырылды.
Беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен уку елы башлану белән «Менделеевск яңалыклары» газетасының баш мөхәррире, шәһәр Советы депутаты Джулия Искәндәрова, «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлсинә Заһретдинова котладылар.
- Беренче сыйныфка баручы балаларга күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт. Чөнки баланы мәктәпкә җыю бүгенге көндә бик арзан түгел, шуңа күрә мин «Татмедиа» АҖ җитәкчелегенә һәм «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисенә ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле, — диде әнисе Лилия Әхмәтҗанова.



