Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.
Мәшгульлек үзәге: эшсезлек дәрәҗәсе - 0,39%.
Үзәк район хастаханәсе: күзәтү астында 2 covid-19 авыру тора. Кичә 71 кеше прививка ясатты.
Авыл хуҗалыгы: урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп килә, җир эшкәртү һәм көзге чәчү эшләре алып барыла.
Идарәче компаниягә кичә 14 мөрәҗәгать килгән, шуларның 2се эштә.
Шулай ук капиталь ремонт һәм төзекләндерү объектлары буенча эшләр, август педагогика конференциясенә һәм Республика көненә әзерлек буенча фикер алыштылар.