Киләсе ел ахырына кадәр үк күчемсез милек реестрына мәдәни мирас объектлары урнашкан территорияләрнең 95% ы кертелергә тиеш.
Татарстан территориясендә барлыгы 1665 федераль, региональ һәм җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объекты урнашкан. 2023 ел ахырына кадәр алар урнашкан территорияләр турында мәгълүмат күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) йөз процент кертелергә тиеш; 2025 елдан соң – шулай ук мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматлар кертелергә тиеш. ЕГРННЫ тиешле мәгълүматлар белән тутыру эшен Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы алып бара. Быел, мәсәлән, ЕГРН мәдәни мирас объектларының 93 территориясе турында мәгълүматлар белән тулыланды. ЕГРНда барлыгы шундый 875 территория турында мәгълүмат бар.