Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.
Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, кичә һәлакәтләр булмады.
Үзәк район хастаханәсе: күзәтү астында 2 covid-19 авыру тора. Кичә 17 кеше прививка ясаткан. 500 данә "Спутник V" һәм 300 данә "Спутник Лайт" вакцинасы кайтарылды. Барлык теләүчеләр поликлиниканың 113 кабинетында һәм ФАПларда прививка ясый алалар.
Авыл хуҗалыгы: уртача уңдырышлылык 14 ц/га тәшкил итә. Кырларның 33% ы җыеп алынган.
Шулай ук капиталь ремонт һәм төзекләндерү объектлары буенча эшләр, балтырга каршы көрәш, Татарстан Республикасы көненә һәм 1 сентябрьгә әзерлек буенча фикер алыштылар.
.jpg)