Тойма авылы китапханәсендә Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшен искә алу көненә багышлап, «Без якташларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел!» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды.
Китапханәче балаларга җәлилчеләр турында сөйләде. 1944 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Сакчыларның котын алып, тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, алар җырлап баралар, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр! Җәлилчеләр якты дөньядан бик иртә китә. Муса Җәлилнең, Абдулла Алишныңгомерләре иҗатларының чәчәк аткан вакытында өзелә. Китапханәче Муса Җәлилнең дошманга нәфрәт белән сугырылган «Вәхшәт» шигырен сөйләде.
.jpg)