Букчалар тапшыру «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында узды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп мәйданчыгына 1-7 сыйныф укучылары җыелды. Балаларны якынлашып килүче Белем көне белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Илбәр Таһиров һәм мәктәп директоры Дамира Сәлимханова котладылар, аларга ныклы сәламәтлек һәм яхшы укуларын теләделәр.
Аннары малайларга һәм кызларга портфельләр тапшыру тантанасы булды. Мәктәп букчалары бик матур, уку өчен кирәкле канцелярия товарлары белән комплектланган.
Быел 1нче сыйныфка дүрт укучы барачак. Аларга һәм 2-7 сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды. Балалар бик теләп букчаларны карадылар һәм түземсезлек белән яңа уку елы башлануын көтәләр.






