Атналык йомгаклау планеркасы

2021 елның 28 августы, шимбә

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атналык йомгаклау планеркасы булып узды. 

Киңәшмәдә контроль хатларның үтәлеше турында фикер алыштылар.

Шулай ук районда вакциналаштыру процессы, 65+яшьтәге халыкны вакциналаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк. 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Өлкәннәр айлыгына актив әзерлек алып барыла, аның кысаларында район эшмәкәрләре тарафыннан хезмәт күрсәтү оештырылачак. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 11 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре атнага 1 тапкыр булыр. 

ВПН 2020гә әзерлек мәсьәләләре: йортларны нумерацияләү һәм урам исемнәрен урнаштыру турында фикер алыштылар. 

Шулай ук киңәшмә барышында 17-19 сентябрьдә тавыш бирүгә әзерлек, районда балтырган чабу, социаль ипотека йортын тапшыру, элеккеге бала тудыру йорты бинасын сүтү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International