"Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге" елына багышланган Татарстан Республикасы көненә багышланган ирләр командалары арасында волейбол буенча ачык турнир

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

29 август көнне «Батыр» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы көненә һәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды.

Турнир «Батыр» спорт мәктәбе «Аммоний»АҖ белән берлектә оештырылды.

Ярышларда Алабуга, Азамат УР, «Родина» Граховский р-н, «Аммоний» Менделеевск шәһәрләреннән ир-атлар җыелма командалары катнашты.

Уеннар әйләнеш системасы буенча узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Алабуга 

2 урын - "Аммоний"

3 урын - Азамат

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Призлар «Аммоний» АҖ спонсоры тарафыннан бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International