Татарстанның тарихи һәм һәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Камай авылы балалар бакчасына йөрүче нәниләр Татарстан буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.
Сәяхәт барышында алар республикабызның шәһәрләре һәм истәлекле урыннары төшерелгән рәсемнәр карадылар,төрле милләт вәкилләренең дус –тату яшәүләрен белделәр.Әлеге чара туган җиребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)