Гасыр фаҗигасын кичкән язучы

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә язучы Ибраһим Салаховның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Гасыр фаҗигасын кичкән язучы“ дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче чарага килгән китап укучыларга Ибраһим Салаховның тормышы, иҗаты турында сөйләде. Аннан соң  аның тормышындагы иң авыр фаҗига –репрессия корбаны булуы, төрмәләрдә, аннан соң да күргән газаплары турындагы фаҗига – хроникадан “Кояшлы бүлмә”, “Юлның соңы” бүлекләрен укыдылар һәм илебез тарихында мондый вакыйгалар кабатланмасын дигән теләкләрен белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International