Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде.
С.Гассар ис. мәдәният йорты каршындагы мәйданда шәһәр халкы Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтте. Милли флешмоб бәйрәм программасын башлады.
Менделеевлыларны бәйрәм белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Алга таба "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары тапшырылды. Шәһәр буенча барлыгы 29 беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Мәдәният сарае тарафыннан оештырылган Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган концерт барлык тамашачыларга да күңеленә хуш килде, игелек һәм җылылык атмосферасы тудырды.