Менделеевскида Башкарма комитетның яңа җитәкчесе билгеләнде

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Ул-33 яшьлек Радмир Беляев.
Беляев Радмир Илдар улы Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнде. Аны депутатлар катнашында узган чираттагы сессиядә район башлыгы Валерий Чершинцев тәкъдим итте.

Радмир Беляев Брежнев шәһәрендә туган, Түбән Камада яши. Җитәкче вазыйфасында 5 ел эшләү тәҗрибәсе бар. Вазыйфага билгеләнгәнче Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International