31 августта район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү барышында 2 мәсьәлә каралды:
- Җир кишәрлеген рәсмиләштерү турында. Аукционсыз җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә.
- ММР полиция бүлеге ярдәме белән югалган кешеләрне эзләү буенча эзтабарлар ирекле отрядын оештыру турында.
Район башлыгы тарафыннан алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды һәм җаваплы затлар билгеләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)