28 август көнне Енабердино авылында яшәүче хатын-кызны туган көне белән котладылар.
Хезмәт ветераны Кузьмина Фекла Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Авыл халкын туганнары һәм якыннары котлады.
Шулай ук район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткасын һәм бүләкне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин тапшырды.
Фекла Кузьмина гомер буе колхозда Октябрьнең 40 еллыгы, рядовой булып эшләгән. Аның 4 баласы, 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.