Тойма авылы китапханәчесе республика көненә багышлап, «Бәхет биргән җирем, Татарстан» дип исемләнгән информация сәгате уздырды.
Туган як, туган ил, туган туфрак! Бу сүзләр һәр кешегә үз анасыдай якын, газиз! Кешеләр туган җирләренең матурлыгын гөлгә тиңләгәннәр, аның табигатенә, урманнарына, кырларына сокланганнар. Читтә җирләрдә яшәгән ватандашларыбыз үзләренең туган якларын, туганнарын, дусларын, Татарстанны сагынып кайталар. Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырламаган. Чарада Ф. Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә», сөекле шагыйребез Г. Тукайның үзенең туган авылына багышлап язылган шигырьләре укылды. Кичә азагында балалар татар халкының милли уеннарын бик яратып уйнадылар.
.jpg)
.jpg)