Бүген, 31 августта, хакимияттә Район Башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә Менделеевск муниципаль районы Советының унынчы утырышы булды.
Утырышта суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Район Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
2.Менделеевск муниципаль районы Советының «Менделеевск муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»18.12.2020 ел, №38 карарына үзгәрешләр кертү турында
3.2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 30 нчы июль, 323 нче номерлы карары
5. "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 30.12.2020 ел, № 518-ФЗ Федераль закон чараларын гамәлгә ашыру хакында
6. Түләүсез файдалануга бина бирү турында.