«Гараж амнистиясе» нең гамәлдә булуы 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла. Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак биналардан башка булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылмалар була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы җир асты гаражлары да эләкми.