Картлык, инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучылар, узган ел эш бирүчеләре иминият взносларын түләгән очракта, яңадан исәпкә алу хокукына ия.
Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләүдән тыш, августтан пенсия тупланмаларын кичектергесез пенсия яки тупланма пенсия рәвешендә алган гражданнарның пенсияләре дә арттырылды. Коэффициент узган ел нәтиҗәләре буенча пенсия тупланмаларын инвестицияләүнең алынган нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә. Яңадан исәп-хисап ясалды.