Чарада ДБУ «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның Менделеевск районындагы профилактика бүлеге начальнигы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы катнашты. Ул укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады. Шулай ук балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белү, истә тоту һәм үтәү мөһимлеге турында искә төшерде. М.И. Халикулова укучыларга һәм аларның әти-әниләренә тематик белешмәлекләр, беренче сыйныф укучыларына якты кире кайтаручы сумкалар-капчыклар тапшырды.
.jpg)