Белем бәйрәме

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. 1нче сентябрь көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән котлады.

Күпьеллык хезмәттәшлек өчен мәктәп һәм балалар бакчасы коллективларына рәхмәт хатлары  тапшырды. Россиядә 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәп белән берлектә Белем көнендә уздырылган беренче дәрес төрле фәннәргә һәм фән кешеләренә, галимнәргә багышланды. Балалар белән фәнни ачышлар, тормышыбызда аларның әһәмияте турында әңгәмә уздырылды. Өй шартларында ясарга мөмкин булган тәҗрибәләр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International