Фонд белгечләре барлык кирәкле гамәлләрне Федераль инвалидлар реестрыннан алынган белешмәләр нигезендә граждан гаризасыннан башка мөстәкыйль башкаралар.
Билгеләү кеше инвалид дип танылган көннән башлап, федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Россия Пенсия фонды тарафыннан башкарыла. Рәсмиләштерү процедурасы РПФКА инвалидлык билгеләү турында Федераль инвалидлар реестрыннан өземтә кергәннән соң 10 көн эчендә башкарыла.