Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Мәшгульлек үзәге: эшсезлек дәрәҗәсе - 0,35%.
Район үзәк хастаханәсе: балалар арасында ОРВИ очракларының кимүе һәм өлкәннәр арасында үсеш күзәтелә. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә, тиешле халыкның 48.1% ы вакцинацияләнде. Грипптан балалар вакцинасы кайтты.
Идарәче компаниягә ял көннәрендә 19 мөрәҗәгать керде.
Шулай ук капиталь ремонт һәм төзекләндерү объектлары, Өлкәннәр айлыгы үткәрү буенча эшләр турында фикер алыштылар.