Менделеевск районының Кураково авылыннан Дмитрий һәм Надежда Донскийлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Ярты гасырдан соң ирле-хатынлы яңадан ЗАГС бүлегенә Мендельсон Туй маршы астында керделәр. Юбилярларга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева, Енабердино авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров, хезмәттәшләре, туганнары, якыннары, дуслары мөрәҗәгать иттеләр.
Донскойлар мәхәббәт һәм татулыкта ике матур бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта аларга дүрт онык тәрбияләүдә булышалар.
Бәхетле парлар, 50 ел элек кебек үк, туй вальсында әйләнделәр. "Сезнең гаилә бәхетегезнең сере нидә?"- Донскойлары: "Яратырга, кадерен белергә, бер-береңә ярдәм итәргә. Иң зур байлык-йөрәккә кадерле балалар һәм оныклар".






