Район үзәк хастаханәсенә 1500 доза вакцина кайтты.
Көз салкын тию авырулары чоры. Табиблар үз сәламәтлеге турында кайгыртырга һәм гриппка каршы прививка ясарга киңәш итә.
РҮХдә хәбәр итүләренчә, грипптан 1 500 доза вакцина алынган. Прививканы поликлиникада 113 кабинетта ясарга була.