6 сентябрьдә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә 17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, эвакуация мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Участокларда урнаштырылган видеокамераларны тикшерергә кирәк, шулай ук керү юлында тимер кысалар урнаштырырга.
"Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан биналарга дезинфекция ясалачак.
Шулай ук җиһазлар һәм телефон элемтәсе белән тәэмин итү, участокларны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
- Сайлау участокларына керү юлларын да яктыртуны тикшерергә кирәк, - дип билгеләп үтте Ләйсән Галиева.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Үзәк сайлау комиссиясе кабул иткән нигезләмә нигезендә, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә барлык сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Моннан тыш, өч көн дә өйдә тавыш бирү мөмкин булачак.