7 сентябрьдә район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә Авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Бүләкләү тантанасы.
Ветераннар (пенсионерлар) берлеге рәисе Лариса Кривилеваны туган көне белән котладылар.
Оператив хәл.
Авыл торак пунктларындагы оператив хәлләр турында полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Альберт Юнысов сөйләде.
ТКХ.
Авыл җирлекләре киселешендә су һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләү хисаплау һәм түләү турында Төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Павел Лизунов сөйләде. Атна эчендә ТКХ өлкәсендә төрле эшләр башкарылды: счетчиклар пломбировкасы, насос алыштыру, ХВС җиһазларын ремонтлау, бурычлылар белән эшләү.
Салым бурычлары.
Салым буенча мәгълүмат белән финанс-бюджет палатасы рәисе Максим Григорьев чыгыш ясады.
Вакцинация 60+.
60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга вакцинация ясау чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сөйләде.
Башка мәсьәләләр.
РҮХ: ОРВИ үсеше күзәтелә, бигрәк тә балалар арасында. Гриппка каршы вакцинация башлана. Кичәге көндә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү буенча 51 кеше прививка ясатты. 5 контакт күзәтү астында.
Авыл җирлекләре башлыклары хәбәр итүенчә, икмәк китерү буенча автавка өзеклекләр белән эшли. Мәсьәлә контрольдә тотыла.