Тантаналы линейкада иң яхшыларны бүләкләделәр.
Гассар ис. Мәдәният йортында яңа иҗат сезонына старт бирелде, шул уңайдан бәйрәм чарасы үткәрелде. Мәдәният сарае - Шәһәр һәм районның мәдәни-массакүләм эшенең терәк базасы, аның төп эшчәнлеге-халыкның социаль-мәдәни, мәгърифәтчелек, мәгълүмати характердагы төрле хезмәтләр күрсәтү, һәвәскәрләр һәм сәнгать иҗаты белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру. Балалар иҗат коллективларында катнашучыларның гомуми саны 700гә якын.
Бу көнне төп сәхнәдә мәдәният сарае коллективларын хөрмәтләделәр: «Шаян», «Кристалл», «Лә-лә-фа», «Купанча», «Аккорд» ансамбльләре һәм Әшраф Ахунов исемендәге халык театры.
Котлау сүзләре, теләкләр белән балаларга мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова һәм мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова мөрәҗәгать иттеләр.
Мәдәният идарәсенең активистларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләү кичәнең тагын бер истә калырлык мизгеле булды.






