Гражданнарны кабул итү

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

7 сентябрь көнне район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә, матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Чираттагы кабул итү барышында 2 мәсьәлә каралды:

- тыл хезмәтчәненә торак шартларын яхшырту өчен төзелеш материаллары белән матди ярдәм күрсәтү турында.

- балкон төзүгә рөхсәт бирүдә ярдәм итү турында.

Район башлыгы тарафыннан алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды һәм җаваплы затлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International