4 сентябрь-Тат.Чаллы мәдәният йортында "Ягез әле, әбиләр" дип исемләнгән гадәти булмаган очрашу – конкурс программасы булып узды.
Әби-бабайларның яшь гаилә тормышында һәм оныклар тәрбияләүдә роле бәяләп бетергесез. Ата-аналар үзләрен эшкә багышлаганда, аларга өлкән буын ярдәмгә килә. Нәкъ менә аларга бәйрәм багышланды.