Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, кичә 7 хәбәр килгән, шулай ук пилорамада янгын чыккан.
Район үзәк хастаханәсе: балалар арасында ОРВИ үсеше күзәтелә. Кичә 40 кеше прививка ясаткан.Барлык теләүчеләр поликлиниканың 113 кабинетында һәм ФАПларда прививка ясый алалар. 1 контакт-күзәтү астында.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,34% тәшкил итә, кичә вакансияләр ярминкәсе узды.
Авыл хуҗалыгы буенча: 1600 га чәчкәннәр.