Тормышның үзеннән килгән шагыйрә

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага 90 яшь тулу уңаеннан “Тормышның үзеннән килгән шагыйрә” дип аталган шигъри сәгать үткәрелде.

Китапханәче башта китап укучыларны шагыйрәнең китапханә фондындагы китаплары белән, ә инде аның тормышы турында “Шәһри Казан”  гәҗите хәбәрчесенең “Мин бары язу өчен яшим” дигән әңгәмәсеннән укып таныштырды. Шагыйрәнең тормышчан, дөньяви, тирән мәгънәле шигырләрен “Сер ачкычым сердәштә”, “Вөҗдан үре – йөрәк түре” китапларыннан, ә Татарстан Республикасының беренче президенты  Минтимер Шәймиевкә багышланган “Яну дәверләрендә” поэма – трилогиясенең кайбер бүлекләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International