ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Валерий Чершинцев белән капиталь ремонттан соң поликлиниканы карады.
Баш табиб Оксана Бахматова сырхауханәнең эше, яшь табибларны Менделеевск шәһәренә эшкә җәлеп итү турында сөйләде.
Шулай ук медицина учреждениесендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов булдылар.
Аннары делегация ремонттан соң муниципаль архивны ачу тантанасында катнашты. Шәһәр халкын һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Валерий Чершинцев һәм ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова котладылар. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов катнашты.
Архив бүлеге Менделеевск районы оешу нәтиҗәсендә 1985 елда оешкан. Документларны 1929 елдан бирле саклый.
Бүгенге көндә архивта 20 меңнән артык эш саклана. Ел саен 500-600 эш тулылана. Хакимият һәм идарә органнарының эшләрен кабул итү, исәпкә алу һәм саклаудан тыш, архив пенсиягә чыккан гражданнар өчен стаж һәм хезмәт хакы турында белешмәләр бирә.
Архив бинасының мәйданы 300 кв. м тәшкил итә.
Аннары делегация "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру һәм интернационалистлар бульварын төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Валерий Чершинцев район активы белән очрашты.