Абалач авылында Өлкәннәр айлыгы кысаларында чара узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр район Башлыгы инициативасы белән Менделеевск районында Өлкәннәр айлыгы игълан ителде.

Абалач авылында район башлыгы Валерий Чершинцевның өлкәннәр белән чираттагы очрашуы узды.

Очрашу кысаларында җирлек башлыгы Раил Сираҗетдинов Абалачның үсеше һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Альберт Юнысов халыкка Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең вакантлы вазыйфаларын комплектлау турында сөйләде һәм җирлектә оператив хәл турында хисап тәкъдим итте. 

Шулай ук район үсеше һәм киләчәккә планнар турында район башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде.

Җыелучылар чакырылучыларга үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.

Чара "Демография"илкүләм проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International