Камайда "көмеш" яшьтәге кешеләр белән очрашу узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр район Башлыгы инициативасы белән Менделеевск районында Өлкәннәр айлыгы игълан ителде.

Район башлыгы Валерий Чершинцевның өлкәннәр белән чираттагы очрашуы Камайда узды.

Очрашу кысаларында авыл җирлеге башлыгы Инзилә Аглеева Камаево авыл җирлегенең үсеше һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Шулай ук район үсеше һәм киләчәккә планнар турында район башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде.

Җыелучылар чакырылучыларга үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.

Аннан соң чәй табыны артында зирәк яшьтәге халык әзерләнгән концерт программасыннан бик канәгать калдылар.

Чара "Демография" илкүләм проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International