Хәзерге вакытта РФ Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен интернет аша дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Әгәр шулай да РПФның клиентлар хезмәтенә шәхси мөрәҗәгать итү таләп ителсә, үз визитының датасын һәм вакытын планлаштырырга «кабул итүгә язылу»сервисы ярдәм итәчәк. Ул Пенсия фонды сайтында да, мобиль кушымтада да тормышка ашырылган.