Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.

Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, кичә һәлакәтләр булмады.

Район үзәк хастаханәсе: кичә 23 кеше вакцинацияләнде. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Поликлиниканын 113 кабинетында һәм ФАПларда прививка ясарга мөмкин.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,34% тәшкил итә.

Шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм социаль учреждениеләрдә җылылык бирү турында да сөйләштеләр - аларда җылылык 13 сентябрьдән, күп фатирлы торак йортларда 15 числода биреләчәк.

Менделеевскида Өлкәннәр айлыгы дәвам итә, алар кысаларында район авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә зирәк яшьтәге кешеләр белән очрашулар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International