Электрон хезмәт кенәгәсендә булган мәгълүматлар белән ничек танышырга

2021 елның 10 сентябре, җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертелде. Кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга карар кылучыларга эш бирүче хезмәт эшчәнлеген бер үк вакытта кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә исәпкә ала.

Хәзер гражданнар үз хезмәт эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә күзәтә алалар.  Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны РФ Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин.

РПФ сайтында шәхси кабинет аша өземтәгә заказ бирү өчен pfr.gov.ru «хезмәт эшчәнлеге турында белешмә (Өземтә)» сервисыннан «электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә файдаланырга була. Өземтә онлайн режимда формалаштырылачак һәм «мөрәҗәгатьләр тарихы»нда карарга мөмкин булачак. Моннан тыш, гражданин теләге буенча ул аның электрон почтасына җибәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International