Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне банкларга, почта элемтәсе бүлекчәләренә һәм илтеп җиткерү хезмәтенә 11 218 960 мең сум акча күчерелүе турында хәбәр итә.
2 сентябрьдә түләү кредит учреждениеләре аша 780126 пенсионерга кергән инде. Калган 341 770 гражданга, илтеп тапшыру һәм элемтә бүлеге аша пенсия алучы гражданнарга түләү 3 сентябрьдән башлана.